Сармановский муниципальный район Республики Татарстан
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
Корреспондент:
— Хамитова Г.И.
Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97, lady.cashipova@yandex.ru
Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан Сарман муниципаль районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда үткәрелә торган, "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чараның чираттагысында Әхәтова Ильмира Әсбах кызы җитәкчелегендә Сарман урта мәктәбенең 4 Б сыйныф укучылары катнашты. Укучылар чын солдат тормышында кайнап, үзләре өчен яңа мәгълүматлар алдылар, биремнәрне үтәп, тәҗрибә тупладылар.
26 январь көнне Сарман үзәк китапханәсе колледж укучылары белән берлектә “Холокост турында онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.Бу көнне укучыларга холокост фаҗигасе хакында сөйләнде.
27 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сарман районы Мортыштамак авылы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан «Блокада икмәге» акциясе кысаларында бердәм сыйныф сәгате уздырылды. Чара Бөек Ватан сугышының гомум халыкка алып килгән кайгысы фонында тоташ бер олы, аерым шәһәрнең фаҗигасен ачык чагылдыра. Укучыларга акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.
27 гыйнвар көнне Сарман үзәк китапханәсендә 10 сыйныф укучылары өчен Халит Ризатдиновның «Онытылмас көннәр – Ленинград блокадасы» китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Ул Иске Минзәләбаш авылы егете, сугышны, Ленинград блокадасын узган батыр якташыбыз.Алай гына да түгел, баларына, оныкларына һәм киләсе буынга җиткерер өчен ул башыннан кичергән үз күзләре белән күргәннәрне язып барган. Кичә җырлар, шигырьләр белән үрелеп барылды, презентация күрсәтелде. «Ленинград – батыр шәһәр» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне -27 гыйнварда билгеләп үтелә .Бүген дә бу истәлекле көнне «Форпост» үзәге Сарман гимназиясенең 7 «Б» сыйныф укучылары белән берлектә Холокост корбаннарын искә алды. . Әлеге датаның нигезе итеп совет гаскәрләре тарафыннан Сугыш елларында Польша территориясендә урнашкан Освенцимны азат итү көне алына. Кызганыч статистика күрсәткәнчә, үз гамәлдә булган чорда Освенцим миллион ярымнан да ким булмаган гаепсез кешеләрне, шул исәптән хатын-кызлар һәм кечкенә балаларны һәлак иткән. .
Патриотик тәрбия бирү максатыннан, музейда Сарман урта мәктәбенең 6 А сыйныф укучылары өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чара үтте. Укучылар солдат киемнәре, сугыш кирәк-яраклары, кораллары белән таныштылар. Чараның практик өлешендә солдат булып киенеп карау, солдат биштәре тутыру, беренче ярдәм күрсәтү, аяк чолгавы урау кебек эшләр башкарылды, коллектив эш формасы актив кулланылды.
Музей хезмәткәрләре Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Хәтер урыны (Место Памяти) Интернет-проектында катнашып, Бөек Ватан сугышы чорына багышланган һәйкәлләр, стелалар, мемориаль такталарның санын исәпкә алды. Проект кысаларында "Хәтер урыны Место Памяти" интернет мәйданына барлыгы 55 объект, 5 вакыйга кертелде. Әлеге проектның максаты-хәрби-тарихи мирас объектларын саклап калу.
Сарман муниципаль районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее муниципаль бюджет учреждениесе «QR тарих»республика проектында катнашты. «QR тарих» проектының максаты - Татарстан Республикасы территориясендә җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерү, QR-код белән гаджет аша кереп, солдат биографиясенә күчүне тәэмин итү. Проект кысаларында 5 сугыш ветеранына багышланган QR-кодлы табличкалар әзерләнде, алар музей ишегалдында урнаштырылачак. Алга таба да әлеге проектта катнашырга планлаштырыла.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан, музейда Сарман гимназиясенең 4 А сыйныф укучылары өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чара үтте. Чарада Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин Илгизәр Равил улы белән СМР "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге" җитәкчесе Гатауллина Айгөл Мосавир кызы да катнаштылар.
Гыйздетдинов Фәртдин Гыйздетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1931 елның 25 гыйнварендә Тымытык районының Яңа Ташлыяр авылында туган, 5 нче сыйныфны тәмамлагач районның эшче һөнәрләр училищесына укырга җибәрелә. Училищены тәмамлаганнан соң туган «Чулпан» колхозында эшкә кайта, аннан Совет Армиясе сафларына алына. 3 ел хезмәт итеп колхозга кайта, ә колхозны оптимальләштергәннән соң «Әлкинефть» оешмасына шофер булып урнаша. Җәлил бистәсенә күчеп килә. Лаеклы ялга Җәлил УТТ оешмасыннан чыга. Хәзер Җәлил картлар йортында яши. Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М.