Латыйпова Венера Нурмөхәммәт кызы 1937 елның 23 нче ноябрендә Сарман районы Кәүҗияк авылында дөньяга килә. 1955 нче елны урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни – агарту училищесына укырга керә.
1957 елда китапханәче белгечлеге буенча диплом ала һәм Александровка авылына китапханәче булып эшкә килә. Ул килү белән авылда китапханә эшен җанландырып җибәрә.Ул вакытта китапханәдә китаплар әз булса да укучылары күп була. Тормыш юлдашын да шушы авылда таба Венера апа. Карамалы авылы егете Әзһәт абый белән гаилә корып 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Венера Нурмөхәммәт кызы эшләгән чорда авыл халкы китапханәгә яратып йөри.Тырыш китапханәче китап сөючеләр белән китап укучылар конференцияләре,әңгәмәләр, яңа кайткан китапларны тәкъдим итү чараларын даими оештырып тора. Үзенең төп хезмәтеннән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Фермаларда, язгы – көзге кыр эшләрендә механизаторлар арасында агитатор хезмәтен башкара, стена газеталары чыгара, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. 1972 елда мәктәп китапханәсенә эшкә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән Карамалы авылында яши.