- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Гараев Гариф Гәрәй улы 1918 елда Яхшыбай авылында туа. 1939 елда армия сафларына алына.
Полкташ дусты Гариф Туктаровның Гариф Гәрәев турында истәлекләре: “1942 елның 9 мае. Дошман җирдән дә, һавадан да пуля, ут яудыра. Бөтен тараф асты өскә килеп, мәхшәр төсле. Немец самолетлары ач козгыннар кебек, безнең һәр солдат артыннан куалар. Окоптан окопка күченеп немецларга ут яудырган Гариф кинәт зенит орудиясенә тап була. Зенитканың расчеты үтереп бетерелгән. Әмма пушка исән, снарядлар да җитәрлек. Гариф ике уйлап тормастан, пушка янына баса һәм өч-дүрт операцияне бер үзе үтәп, самолетларга ата башлый. Кызулык белән, үзебезнекеләрнең чигенүен һәм фашистлар чолганышында калуын да абайламый ул. Әзмәвердәй берничә немец Гариф өстенә ыргыла һәм мизгел эчендә аны коралсызландырып ташлыйлар. “Минем өчен якты дөнья бетте”, - дип уйлый Гариф. Ләкин иреккә чыгу, качу өметен өзми. Үзе кебек әсирлеккә эләккән солдатлар белән сакчыларны юк итү һәм качу планын төзи. Тәвәккәл таш яра диләр. Гариф шул төнне үк планын тормышка ашыра, 30 солдат белән әсирлектән кача һәм үзебезнекеләргә килеп кушыла.
1942 елның май аенда Керчь бугазын кичкәндә якын дустым белән юллар аерылды. Аның отделениясе, “Кече җиргә” десант итеп төшерелүче подразделениеләр составына кертелде. “Кече җир” өчен барган сугышларның катылыгын, дәһшәтлелеген белмәгән кеше юктыр. Шул аерылудан соң, 39 ел мин якташым, батыр кече командир, Сарман районының Яхшыбай авылы егете Гариф Гәрәевне корбан булгандыр дип санап килдем.
Миннән аерылганнан соң дустым данлыклы 18 нче Армиянең генерал-полковник Плеев командалыгындагы танклар корпусы составында “Кече җир” өчен барган авыр сугышларда катнаша. Шунда партия сафларына баса. Гариф Гәрәевнең фронт юллары Венгриягә сузыла, Җиңү көнен Прагада каршылый. Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы 3 дәрәҗә Дан ордены, 4 сугышчан медаль белән билгеләнә”.