1968 елдан 2004 нче елга кадәр Каташ Каран авыл китапханәсендә эшләгән Рәшитова Сара апа турында.
Улы Шәйхетдинов Илсур сөйләгәннәрдән:
“Әни 1942 нче елның 5 ноябрендә Яңа Саклау авылында туган, башлангыч белемне шунда алган. Урта белемне Теләнче Тамак мәктәбендә ала. 1962 елда Алабуга уку йортын тәмамлап , Кәүҗияк авылына китапханә мөдире булып эшкә кайта, соңрак 1967 елга кадәр авыл советы җитәкчесе булып шушы авылда эшли. Әтиебез Әбүзәр белән өйләнешеп, 1967-1968 елларда Фёдоровка авылына киләләр, әни клуб мөдире булып эшли. 1968 елда Каташ-Каран авылына күченәләр (икесенә дә эш тәкъдим итәләр). Шуннан әни гел китапханәче булып эшләде, озак еллар халык депутаты булып, авыл кешеләренә хезмәт итте, хезмәт ветераны булды, шактый күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, лаеклы ялга киткәндә (2004 нче елда) урынына үзе кебек эшчән алмаш калдырды. ”