Күпне күргән, күпне кичергән
Минем карт бабам Дубинин Михаил Мартынович 1908 елның сентябрендә туган. Ул алты айлык вакытта ук, әтисе, әнисе тиф чиреннән үлеп киткәннәр. Михаил ике апасы белән әнисенең туганнарында үскәннәр. Үсеп җиткәч кызлар тормышка чыкканнар, егет армия хезмәтенә киткән. Аннан кайткач, тормыш корып, балалар үстереп ятканда, 1941 елны сугыш чыгып, аны икенче көнне үк сугышка җибәргәннәр. “Бу көнне мин басуда атлар көтә идем, миңа сугышка китәргә повестька китерделәр. Өйгә кайттым, ике бала: берсе – алты, икенчесе тугыз яшьтә әниләре эштә. Азрак ипи, юлга кирәкле әйберләр алдым да, ике бала белән хушлашып, сугышка чыгып киттем”, - дип сөйли иде бабам. Фронтта ул станковый пулемет расчеты командиры була. Сталинград һәм башка шәһәрләрне яклаша. 1945 нче елда, сугыш бетәргә бер ай калгач, бабай бик каты яралана. Аны аңсыз хәлдә Пермь госпиталенә китерәләр. Ул анда алты ай дәвалана, бер күзсез, иңбашы гарипләнеп кала. Сугыш бетеп, биш ай үткәч кенә, авылга кайта. Аның ике ордены һәм күп медальләре була.
Күп авырлыклар күргән, бик сабыр холыклы булган безнең карт бабай. Без аның белән горурланабыз. Без тыныч тормышта яшәсен, дип, көрәшкәне өчен, аңа мәңге рәхмәт. Урыны оҗмахта булсын карт бабамның.
Айдар Йосыпов


