Илнең бер солдаты иде.
Минем тормыш иптәшем Мөбәрәк Нигъмәтҗанов 1916 нчы елда Кәүҗияк авылында туган, балачак һәм үсмер еллары да шушында үткән. 1936 нчы елда солдат хезмәтенә алынып, 1940 нчы елда аны тутырып кайта һәм тракторга утыра. Ләкин ил өстенә кара сөрем булып ябырылган сугыш барлык планнарны җимерә.
Мөбәрәк тә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Ул элемтәче булып хезмәт итә. Беркөнне алар – өч элемтәче, частьтан линия сузу өчен, заданияга чыга. Берникадәр вакыттан соң, болардан ерак та түгел снаряд шартлый. Снаряд ярчыгы Мөбәрәкнең ботының алдыннан кереп, янбаш сөяген умырып чыга. Ярасын бияләйләре белән каплап, марля белән бәйләгәндәй итеп куялар. Ерак түгел әрәмәлек була һәм аннан юл үтә. Моны белгән Мөбәрәк шунда шуыша башлый. Бара торгач, кулы туңганын сизә, ләкин берни эшләр хәл юк. Ә берзаман, артына борылып караса, мылтыгы, төргәге белән уралган чыбыгы яраланган урында калганын күрә. Ә кар өстенә кан эзләре. Хәлсезләнгән Мөбәрәкнең күзенә алар ап-ак ромашка, ал-зәңгәр чәчәкләр булып күренәләр. Шул вакыт ул әрәмәлектәге юлда солдатларга аш алып баручы атларны күреп ала. “Яралы солдат бар”,- дип кычкыра ул аларга. Ләкин җил Мөбәрәккә таба исә, һәм шунлыктан аның тавышы солдатларга барып ирешми. Инде өмете өзелде, дигәндә генә, арттагы ат туктый, һәм чанадыгылар, Мөбәрәкнең тавышын ишетеп, аны плащ-палаткага салып, чанага урнаштыралар, якындагы санчастька илтеп тапшыралар. Санчасть дигәнең кар өеп ясалган, түбәсе ачык урын була. Ә уртасына учак якканнар. Санитарлар яралы солдатларның кайсысын ярасын бәйлиләр, кайсысына, кар эретеп, су бирәләр. Мөбәрәкнең аяклары кан-кар белән бергә итегенә ябышып каткан була. Санитарлар, аның күн итеген ярып, ярасын бәйлиләр. Аларның да хезмәте гаят авыр, куркыныч була. Төнне биредә үткәргән яралыларны санитарлар икенче көнне, чанага төяп, госпитальгә илтәләр. Юлда бер яралы үлә. Госпитальдә Мөбәрәккә операция ясыйлар. Шулай итеп, ул Ходай Тәгалә ярдәме белән, ике таяк, ике аяк белән авылга кайта. Бераз арулана башлауга, аны яңадан сугышка җибәрәләр. Фронтның утлы юлларында ул тагы яралана, операция ясап, тәнендәге ярчыкларны кабат чүплиләр. Терелүгә кабат сугышка керә. Бөек Җиңүне ул Кенингсберг шәһәрендә каршылый. Аннан соң Казанга кайта. Тик авылына кайту насыйп булмый әле – яшь солдатларга командир булып японнарга каршы сугышка җибәрелә. Анда да элемтә частендә хезмәт итә. Авылга 1946 елда гына әйләнеп кайта. Сугыш яралары үзенекен итә, гомер буе сызлый, нәтиҗәдә, 79 яшендә аякларын кисәләр, һәм ул йөрәгенә төшкән сызлаулардан безнең арадан мәңгелеккә китеп бара.
Фатыйма Нигъмәтҗанова.
Сарман районы Кәүҗияк авылы.
Чыганак: “Сарман” газетасы
№101, 23 декабрь 2009 ел.