Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мәхмүтов Илһам Назыйм улының бабасы турында язган инша:
Һәр авылның эшкә батыр, сүзгә тапкыр ир-егетләре була. Алар турында халык “кулыннан гөлләр тама, төймә генә төйми инде”, ди. Авылыбызның хөрмәтле аксакалы Хәкимов Хәмит Габделхәким улы нәкъ менә шундый кеше. Алар – Хәмит бабай белән Мөнҗия әби Карашай-Саклау авылының Гагарин урамында яшәп яталар. Бүгенге тормышлары үзләре дә сөенеп, бала-оныкларын да сөендереп уза. Тик Хәмит бабай гел рәхәт-шатлык, муллыкта гына гомер кичермәгән шул. Әйдәгез, аның үзен тыңлыйк әле:
-1929 елда Карашай-Саклау авылында туганмын. Гаиләдә җиде бала булганбыз. Сугышка кадәр елларда әле әйбәт кенә яшәдек. Ул вакытта ук колхозның бер полуторка машинасы бар иде инде, саман кирпеченнән гаражын да салдылар. Машинада әнинең абыйсы Габдрахман абый эшләде. Мин дә гел шул машина янында бөтерелә идем. Абый мине ачкыч тотып гайка борырга өйрәтте. Кырыена утырып йөргәндә, машинаның рулен дә тоттыргалый иде. Мин үземне бик зур кешегә исәпли идем инде: шулай җәйге бер кичтә, иртәгә район үзәге Теләнче Тамакка барырбыз дип планлаштырып, абый белән аерылыштык. Бүгенгедәй исемдә, иртән Фәттәх абый машина янына килеп, безгә куркыныч хәбәр әйтте: «Безнең илгә җиде патша сугыш ачкан». Хәзер уйлап йөрим инде, каян алган ул җиде патшаны, нәрсәдән чыгып әйткән?! Габдрахман абый: «Эх, апаем, булмады инде бу» дип минем баштан сыйпады. Икенче көнне безнең абыйлар шушы бердәнбер полуторка машинасына төялеп Теләнче Тамакка, хәрби комиссариатка киттеләр. Әти Казанда, хәрби заводта эшли башлады. Барлык тормыш хатын-кызлар, безнең кебек яшүсмер малайлар җилкәсенә калды. Әти ипи карточкасын югалтып, ачка интегеп, чирләп 1943 елда авылга кайтты һәм яңадан терелмәде, озак та үтми вафат булды. Аңа бу вакытта бары 48 яшь иде. Бу юлы да бәла ялгыз гына йөрмәде: 1944 елда җиде яшьлек энем авырып үлде. Озак та үтми билгесез кешеләр биш баш сарыгыбызны урлап алып чыгып киттеләр. Җәйгә чыккач кына ач үлем куркынычы азрак кими иде: кычыткан, балтырган кебек үләннәр, алабута орлыкларыннан пешерелгән, бик тәмле булып тоелган ипиләр коткарды безне. Исемдә: эскерт төпләреннән җыйган башак орлыкларын кул тегермәнендә тарткан оннан пешергән ике буханка ипи бар иде. Кан чире чыгуга булган оннарны, аннан пешкән ипиләрне өй саен кереп җыеп йөри башладылар. Мин, үлсәм-үләрмен дип, ипиләрне бирмәдем, аларны яшереп куйдым. Аллаһы Тәгалә үзе биргәндер инде, Минзәлә суы буенда без «бакакай» дип йөртә торган моллюск бик күп иде, шуның эчен ашадык, елга балыкка бай булды. Җан саклауга алар да булышты. Бездән 7 километр ераклыкта урнашкан Сөренчәк авылында, 1944елның көзендә колхоз бәрәңгесе алынмыйча калды. Ач халык рәхәтләнде инде шул бәрәңгенең кәлҗемәсенә. Минем аркадагы капчыкта бер чиләк, әни көянтә белән ике чиләк кәлҗемә күтәреп кайтканда сугыш беткәнен ишеттек: бу кырык бишнең мае иде. Сугыштан солдатлар кайтканда, әтине сагынып бик елашканыбыз истә калган.1947 елда мине башка егетләр белән Кемерово өлкәсенә, ФЗУга алып киттеләр. Биш ай укыгач, буяучы булып эшләдек. Аннан кайтып озак та тормадым, 1949 елда армиягә алындым. Украинада хезмәт иттем. Армиядә тыныч булды. Төрле рәнҗетүләр бөтенләй юк иде, атна саен НКВД кешеләре тикшереп йөрде. Бик төз ата идем, снайпер дип бер елдан отпускка кайтардылар. 1951 елда шоферлыкка укып, калган гомеремне техникага багышладым. Армиядән кайткач бер ел Ижевск шәһәрендә корыч кою заводында эшләдем. Бу еллар Әлмәт шәһәре төзелгән вакыт: шунда кайтып яшәдем; гаилә корып, бала тугач авылга кайтып киттек. Башта шофер булып эшләдем. Колхозлар да ныгыдылар, авылларга комбайннар кайта башлагач, бер ел комбайнер ярдәмчесе булдым. Алтмышынчы елларда СК-4 маркалы комбайнда эшли идем инде. Хатыным Мөнҗия дә бик уңган кеше булып чыкты. Ике ул, ике кыз тәрбияләп үстердек. Кызларым да, улларым да техникага тартылдылар. Үземнең янымда комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләделәр. Хәзер дә техника белән эшлиләр. Кече кызым профессиональ шофер.
Район җитәкчелеге хезмәтемне күрә белде, дәүләт бүләкләренә тәкъдим иттеләр: 1976 нчы елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, берничә медаль кавалеры булдым. Пенсиягә чыккач та ике ел колхозда газ эшләре буенча җаваплы булып йөрдем әле, – дип сөйләде ул.
Бабай пар ат белән көне-төне җир сөрүләре, ерак юлларга йөрүләре турында да сөйләп алды.
Моннан шактый еллар элек авылыбызда эшләп киткән укытучы Гарипов Назыйр абый «Карашайда агач эшенә дә, тимер эшенә дә иң оста кеше Хәмит абый» дия торган булган. Бабаемның сап-сары йомычкалар арасында мәш килеп нидер шомартканын, ясаганын үзем дә яхшы хәтерлим. Хәзер ул хезмәт кораллары минем әтием Хәлил кулларында. Назыйр абый әйткән агач материалы белән эшләүләрең турында әйтмәдең бит әле, дип сорау бирдем:
– Авылда яшәгән һәрбер хуҗалыкның төрле-төрле хезмәт кораллары була. Мин эштән бушаган араларда кешеләргә өйләр салып, тәрәзәләр, тәрәзә йөзлекләре ясадым. Эшемне халык ярата иде, – диде ул.
Сугыш елларында чыныгып, ачлыкка да, ялангачлыкка да чыдаган, күңел көрлеген югалтмаган бабам белән горурланам мин.