Шакиров Фәйзрахман 1924 елда Азалак авылында туган. Сугышка кадәр күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә эшләп йөри. Апасы истәлекләре буенча сугышка повестка беренче көннәрендә килә. “Абый сугышка киткәндә миңа нибары сигез яшь иде. Кулына повестка алгач ул бераз югалып калды. Юклык заман иде бит. Чалбары тишелгән иде шуны яматырга дип күрше апага кереп китте. Хәзер генә уйлыйм: курыкан һәм каушаган булгандыр инде, кире чыкканда капка төбендә ятучы сабанга сөрлегеп егылып, шул чалбарның балагын тагын ертты. Инде кире яматып йөрергә вакыт юк иде. Әбинең күзләре тома сукыр иде, без аны тутам белән җитәкләп капка төбенә алып чыктык. Шунда әби ертык балакны каплар өчен яулыгын салып биргән иде. Абый киткәндә елады “Әни, мин кире кайтачакмын”, диде. Тик кайтырга насыйп булмаган икән 1941 елның 19 ноябрендә Харьков өлкәсе тирәсендә һәлак була. Әни гомере буе көтте абыйны, кара кәгазь килгәчтә ышанмады.”
Хәтер китабыннан “Шакиров Фәйзрахман, 1924 (1914), Азалак ав., Сарман РХК моб., к-арм., 19.11.1941 һәлак булган, Харьков өлкәсе, Чугуев р-оны, Граков ст. җирләнгән.