- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Волгоград өчен сугышта уң кулын югалтып кайткан Кузьмин Григорий Ефремович үзенең яраланган вакытын искә төшереп, түбәндәгеләрне сөйли.
1942 елның сентябрь ае. Без Волгоград шәһәреннән 25 км. ераклыкта. Таң атып килгәндә бездән 300 метр ераклыктан немецларның ату тавышлары ишетелә башлады. Без 5 батальон сугышчылары зур тирән чокырларга урнаштык. Чокырның уң ягында 3, ә сул ягында 2 батальон иде. Без чокырның сул ягына урнашкан батальонда идек. Бездән 200 метр ераклыкта бер автомашина кинәт туктады. Иптәшем казах егете белән без машина туктаган җиргә юнәлдек. Болар немецлар иде. Алар, безнең килгәнне күреп, ата башладылар. Үзләре машина астына кереп яшеренделәр. Без иптәшем белән һаман алга таба шуыштык. Иптәшемнең уң кулы авыр яраланды, ә икенче яра аның гомерен өзде. Үзем дә немецларга каршы ут ачтым һәм аларны атып үтердем. Бу вакытта миңа немецлар арттан ата башладылар. Мин авыр яраландым, мине госпитальга озаттылар. Бу 1942 елның 12 сентябре иде.