Сарман авылында туып-үсә ул. 1939 елда аның туган авылыннан унсигез гаиләне вербовка белән Сталинград трактор заводына җибәрәләр. Ала арасында Хәниф абыйның әти – әнисе дә була. 1941 елның май аенда гаиләоләргә өйләренә кайтырга рөхсәт бирәләр. Ул арада сугыш башлана. Кайтуына бер ай булды дигәндә – сугыш башлануының икенче көнендә үк гаилә башлыгын фронтка алалар.
“Сугышка китәргә тиешле ир –атларны һөнәр училищесы ишегалдында җыйдылар. Әни, сеңлем Тәзкирә һәм мин әтине авылны чыкканчы елый-елый озата бардык. Аларны, җәяүләп, Бөгелмәгә алып киттеләр. Шуннан соң әтине күрмәдек. Сеңлем дә 1944 елда кан чиреннән вафат булды. Бер бәрәңге ашар өчен, кыш көне чаңгы белән көн саен Сарайлыга бара идем. Турыга Сарманнан аңа кадәр – унике километр. Әби безнең һәркайсыбызга берәр кабыклы бәрәңге биреп җибәрә. Ул бәрәңге юл буе күңелне җылытып кайта., - дип искә ала Хәниф абый.
Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, унбиш яшьлек үсмер килеш туган авылыннан чыгып китә ул. Сугыштан соңгы авыр еллар була бу. Хәниф абый Казанга барып урнаша, фабрика – завод мәктәбенә укырга керә. Тагын ике елдан штукатур – маляр һөнәрен үзләштергән егет кояшлы, икмәкле Ташкент якларына юл ала.