1904 елның 21 ноябрендә Азалак авылында Авзалетдин абый белән Мәгърүфә апа гаиләсендә Гайнетдин дөньяга килә. Үсмер вакыттан ук туган колхозына хезмәт итә. 1922 елда армия хезмәтенә алына. 3 ел армия сафларында хезмәт итеп, 1925 елда исән-сау әйләнеп кайта. Үзенең тормышын, Азалак авылы Ногман абый белән Фагыйлә апа кызы – Мөгаллимә белән бәйли. 1926 елда аларның кызлары Рәзинә туа. Ләкин ул 8 айлык вакытта көчле авырудан үлеп китә. 1928 елда аларның икенче кызлары – Миңлехәкимә дөньяга килә. Ул исән-сау үсә бирә. Ләкин аның артыннан дөньяга килгән балалар тугачта үләләр.
1934 елда колхоз амбарыннан алынган бер кесә арыш өчен Гайнетдинне хөкем итәләр. Гаилә караучысыз калмасын дип, аның урынына 6 айлык авыры белән, тормыш иптәше Мөгаллимә төрмәгә китә. Казан төрмәсендә сау-сәламәт малай табуына карамастан, “балаң үле туды” дип, улын аңа бирмиләр. Ләкин ана баланың елаган тавышын ишеткән була.
- Әгәр үлгән булса, гәүдәсен иптәшемә бирегез,- дип үтенә ул төрмә хезмәткәрләренә. Тик аның үтенече җавапсыз кала. 6 ай срогын утырып кайткач та, Гайнетдин белән берничә тапкыр барып эзләп карыйлар. Ләкин җепнең очына чыга алмыйлар. Колхозда иң авыр эшләрдә эшләп, гаепсезгә хөкем ителгән авыл кешесенең хокукларын кем якласын да, кем ярдәм итсен аларга! Эзсез югалган бала, гомер буена әти-әнисенең йөрәк ярасы булып, үзәкләрен өзеп, төшләренә кереп йөдәтә. “Әнием, ник мине чит-ятларга бирдең?!”- дип эндәшкән бала тавышына күп тапкырлар сискәнеп уяна ана. Ләкин улы белән очрашу насыйп булмагандыр күрәсең.
1941 елның 22 июнендә сугыш башлана. Озак та үтми, барлык авыл ир-атлары белән беррәттән, Гайнетдинне сугышка алалар. 1943 елда ул авыр яраланып, госпитальга эләгә. 3 ай дәваланганнан соң яңадан фронтка китә. Җиңү бәйрәмен ул Чехословакияда каршылый. Сугыштан соң авылга кайта. Янәдән колхозда эшли башлый. Сугыш беткәч тә, илне төзекләндерү эшләрендә катнаша ул. Аның исеме мактау тактасыннан төшми.
1982 елның 22 январендә вафат була.
