Сугыш һәм хезмәт ветераны Әмиретдинов Йосыф (Йосып) Әмиретдин улы, 1906 елның 23 декабрендә хәзерге Сарман районы, Иске Әлмәт авылында туган. 1920 елда әнисе Шәмсенисә уллары Йосыф һәм Таҗи белән Иске Кәшер авылына, бабалары Нургали карт йортына, яшәргә кайталар.1927 елда Йосыф Заинский РХК нан Кызыл Армия сафларына алына, хезмәт итеп кайткач авылда колхозда эшли. 1930 елда өйләнә. 1941 елның 26 июнендә Сарман РХК нан ул сугышка китә. Бөгелмә шәһәренә хәтле аны хатыны Саимә, балалары Юныс, Гариф һәм Әнәс атка утырып озата баралар. Бөгелмә шәһәрендә оешкан полк белән 1941 елның 28 июнендә аларны Суслонгерда урнашкан, хәрбиләрне укыту лагерына җибәрәләр. Лагерьда укудан тыш, авыр эш шартларыннан, ачлыктан вафат булган солдатлар да була. Ачлыктан ябыккан, хәлсезләнгән солдатларны Велико-Лукск юнәлешендә барган сугышка җибәрәләр. Начар коралланган Совет сугышчыларының хәлләре шәптән булмый. Немецларның куәтле гаскәрләре бөтен җирне бомбага тотып, яндырып, һаман эчкәрәк үтә баралар. Йосыф хезмәт иткән полк чолганышта кала һәм ул 1941 елның 28 октябрендә әсирлеккә эләгә. Алга таба 1941 елның октябрь- ноябрендә Латвиянең Полоцк шәһәрендә урнашкан фашистларның транзитный, концентрационный лагеренда (Дулаг-125) була.. Концлагерда авыр, газаплы көннәр башлана. Анда аларга пычкы чүбе кушылган баланда бирәләр. Ачтан үлмәс өчен,башта үлән тамырлары ашыйлар, соңыннан ул да бетә. Ябыгып бетеп ачлыктан интегәләр. Менә бервакыт әсирләрне, хезмәтче итеп, тарата башлыйлар. Аны да Латвиянең Двинск шәһәренә бер крестьянга билгелиләр. Ул анда 1941 елның ноябреннән 1942 елның апреленә кадәр хезмәтче була. 1942 елның апреленнән 1945 елның маена кадәр Германиянең Штангарт шәһәрендә немец помещигында хезмәтче була. 5 май 1945 елда аларны әсирлектән Америка солдатлары коткара. Аннан ул Кызыл Армиянең 951 нче укчы полыгында укчы булып 1945 елның 7 октябрь аена хәтле хезмәт итә.Туган ягына кайта. Башта байтак еллар Петровка спирт заводыннан ат белән Бөгелмә шәһәренә спирт ташыган. Озак еллар “ Киров”,” Искра” колхозларында ат караучы, колхозчы булып эшләгән. II дәрәҗә Ватан сугышы кавалеры, Җиңүнең бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 29.03.1999 елда вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән.
