Яңалыклар

Һәйкәлләргә сәяхәт

Корпункт: 

Бүген яшь буынны халкыбызның тарихи традицияләренә, аның улларының һәм кызларының батырлыкларына, бөек казанышлар тәҗрибәсенә өйрәтү бик мөһим. Үсепкилүче буында Ватанга, Ватанны саклауга әзерлеккәмәхәббәт формалаштырырга кирәк.Шул уңайдан Әхмәтшин Х.Х. исемендәге Елхово авылытарихы музее хезмәт кәрләре Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбененең 5 сыйныф укучыларына Түбән Абдул авылы һәйкәлләре буенча экскурсия үткәрделәр.Экскурсия барышында балалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәт чәннәре,һәйкәлләренең тарихы белән таныштылар.

Ветеран истәлегенә: Фарутдинов Талибетдин Авзалутдин улы

Корпункт: 

Талибетдин Авзалутдин улы 1926 елның 21 мартында Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Аның яшьлеге сугыш елларына туры килә: 1943 елның ноябрендә, 17 яшендә, ул фронтка китә. Бөек Ватан сугышының авыр юлларын үтеп, 1945 елга кадәр Ватан алдындагы бурычын намус белән үти. Сугыштан соң Талибетдин Авзалутдин улы үз гомерен хезмәткә багышлый. 1955 елдан 1981 елга кадәр ул «Әлмәтнефть» НГДУсында эшли. Тракторчы һәм ЦКППН-1 цехында технологик насослар машинисты булып, нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә.

Җиңүнең кара алтыны

Корпункт: 

1943 елның сентябре — Бөек Ватан сугышының иң бөек җиңүләренең берсе чүкелгән чор. 22 сентябрьдә совет гаскәрләре илебезнең «күмер йөрәге» булган Донбассны тулысынча азат итә. Фашистлар биредәге обороналарын җиңелмәслек дип санаса да, безнең солдатлар мөмкин булмаганны башкара. Бүген Түбән Мактама бистәсе тарихы музеенда үсмерләр шул каһарманлык көзенә хас атмосферага гадәти булмаган интерактив аша чумдылар: «Күмер шифрлавы»: Донбасс — шахтерлар ягы булганлыктан, безнең катнашучылар кулларына чын күмер карандашлары алды.

Укучылар дистәләрчә еллар узгач яңадан ачкан укытучы язмышы

Корпункт: 

Күптән түгел Елховой авылы тарихы музеенда 1971 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлаган укучыларның очрашуы узды. Мәктәп елларын искә алып, алар үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучылары турында җылы хатирәләр белән уртаклаштылар. Шуларның берсе — русс теле һәм литература укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиев Гариф Сафа улы. Гариф Сафа улы 1911 елда Уральск шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышы башланганчы, юллама белән Әлмәт районының Елховой җидееллык мәктәбенә русс теле һәм литература укытучысы булып эшкә килә.

Интерактив дәрес "Кыр медицина пункты"

Корпункт: 

17 сентябрь — Бөек Ватан сугышы тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шушы көнне, 1941 елда, гражданнарны бөтенгомум мәҗбүри хәрби укытуга җәлеп итү (Всевобуч) турында карар кабул ителә. Хәрби һөҗүмнәрнең иң авыр көннәрендә гади кешеләр, шул исәптән Татарстан халкы да, эш көненнән соң Ватанны сакларга һәм кеше гомерләрен коткарырга өйрәнергә бара. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе Тарих музеенда «Кыр медицина пункты» дигән интерактив мәйданчык ачылды.

Сибгатуллин Габделкотдус Сибгатулла улы (1909–1982)

Корпункт: 

Габделкотдус Сибгатулла улы 1909 елның 26 декабрендә Әлмәт районы Югары Мактама авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнгән егет яшьтән үк «Урняк» колхозында намуслы хезмәт юлын башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул илебезне сакларга күтәрелә. 1941–1942 елларда рядовой укчы буларак, Мәскәүне саклау сугышларында катнаша, фашизмга каршы көрәштә батырлык үрнәкләре күрсәтә.

"Блокада икмәге" акциясе

Корпункт: 

П.П. Хузангай музее хезмәткәрләре Ленинград тарихының фаҗигале һәм героик битләрен искә төшерү өчен «Блокада икмәге» акциясенә кушылдылар. Игътибар үзәгендә - 125 грамм икмәк, ул кешелексез сынаулар һәм блокадачыларның гаҗәеп батырлыгы символына әверелгән. Очрашу барышында катнашучылар чолганышта калган шәһәр кешеләренең ничек исән калулары турында белделәр.

Ленинград минем йөрәгемдә...

Корпункт: 

П.П. Хузангай музее хезмәткәрләре Ленинград блокадасы башлануга 85 ел тулу уңаеннан «Ленинград минем йөрәгемдә...» дигән чара үткәрделәр. Чара барышында укучыларга блокададагы Ленинград балалары, ленинградлыларның ачлык һәм мохтаҗлыклары, халыкның ныклыгы һәм Җиңүгә тирән ышанычы турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты-балаларда патриотизм, аяусыз сугышта җиңгән халкыбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Сугыш хатирәсе йөрәкләрдә яши

Корпункт: 

1945 елның 2 сентябрендә Япониянең капитуляция актына кул куелу белән Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлана. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм масштаблы бу сугыш вакыйгалары халык хәтерендә мәңге сакланачак. Истәлекле көннәрдә Елхово авылының «Күбәләк» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында булдылар. Балалар Ватан азатлыгы һәм тыныч киләчәк өчен көрәшкән батырларны искә алдылар, аларның истәлеген хөрмәтләделәр.

Ханиф Мөхәммәтсалих улы Садыков: Ватанны саклаган, Ватанга хезмәт иткән батыр

Корпункт: 

Ханиф Мөхәммәтсалих улы Садыков 1926 елның 18 мартында Альметьевск районының Надырово авылында дөньяга килә. Яшьли үк колхозда хезмәт куеп, илгә тугрылыклы булуның беренче адымнарын ясый.