Мөхәммәтов Мөҗәһит Мөхәммәт улы 1926 елның 21 маенда Урта Кәшер авылында туган. 1943 елның нояберендә Совет Армиясенә алына. Ерак Көнчыгыш фронтында 22 нче Чапаев дивизиясенең 304 нче укчы полкында станковый пулеметта һәм 45 ммлы пушка наводчигы булып хезмәт итә. 1945 елның 9 августыннан 3 нче сентяберенә кадәр Манчжурияне, Харбин шәһәрен, Куриль утрауларын Япон илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. Ә сугыштан соң, 1951 елга кадәр ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә радио-телеграфист хезмәтендә. Дәрәҗәсе – кече сержант.
“Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, “Совет Армиясе һәм флотына 30 ел” медальләре б-н бүләкләнә.