Сармановский муниципальный район Республики Татарстан
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
Корреспондент:
— Хамитова Г.И.
Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97, lady.cashipova@yandex.ru
Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)
Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.
Бүген йөзьяшәр райондашыбыз Шакирова Мияссәрә Шакир кызына 102 яшь тулды. Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, зур хөрмәт һәм тәбрик сүзләре белән, Котлау хаты, истәлек бүләкләре һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, авыл ветераннар советы рәисе Энҗе Хафизова, мәдәният йорты директоры Гөлфира Дөлмиева, балалары, онык-оныкчыклары, туганнары Мияссәрә апага сихәтлек, бәрәкәтле тормыш теләделәр.
Разин абый Дүсем авылында туа һәм шунда гомер итә, тыл һәм хезмәт ветераны. Барлык сугыш чоры балалары кебек үк ул да бик яшләй колхозда төрле эшләрдә эшли. 1949 елда “Бакыр тау” колхозына,аннан “Муса Җәлил” колхозында бригадир булып эшли. 1985 елда “Знак Почета” ордены белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач 5 ел профсоюз рәисе булып эшли. 1996 елдан Дүсем авылында имам хатыйб вазыйфасын башкара.Тормыш иптәше Рәзинә апа белән бер малай ике кыз үстерәләр. Балалары югары белемле, тормышта үз урыннарын табып, гаиләләре белән яшиләр.
Үзәк паркта, мәдәният йорты каршында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең документларны саклау һәм исәпкә алу буенча директор урынбасары Марина Левина катнашында китап тапшыру тантанасы узды. Районның 10 белем бирү учреждениесе һәм Үзәк китапханә Марина Игоревна кулыннан истәлекле китап алдылар.
Сорокина Фекла Петровна 1930 елның егерме сигезенче июнендә Сарман районы Түбән Чыршылы авылында 4 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. 1952 елда Нарат- Асты авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Николай абый белән 6 кыз , 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Фекла апаның 17 оныгы, 31 оныкчыгы бар, бүгенге көндә балаларына,оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп гомер кичерә. Тормыш иптәше Сорокин Николай 1928 елгы, вафат. Пенсиягә чыкканчы фермада дуңгызлар карый. Бүгенге көндә 6 кызы исән, алар ярдәмендә яши.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә Иске Кәшер авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды. Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенә тантаналы төстә Муса Җәлилнең көрәштәше, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов исеме бирелде. Туган илнең иминлеге өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташыбызның исемен мәктәпкә бирү – яшь буынга илебезнең каһарман уллары турында сөйләүнең, алар истәлеген мәңгеләштерүнең күркәм ысулы булып тора.
Чиксез хөрмәт иясе, батыр йөрәкле Мәйсәрә апа истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. “Сугыш – хатын-кыз йөзле түгел...” республика социаль-гуманитар проектының 1 этабына йомгак ясадылар. Ул дәһшәтле сугыш юлы үткән, тылда хезмәт иткән, хәрби хәрәкәтләр аша узган, фидакарьлек үрнәге булган әни-әбиләргә, апаларга игътибар, ихтирам күрсәтү, аларны хөрмәтләү һәм данлау йөзеннән оештырылды. Бүгенге көндә безнең районда да солдат биштәре асып, дәһшәтле фронт сызыгын узган, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр йөрәкле бердәнбер хатын-кызыбыз бар.
"Россия көнен искә алам, аның зур бәйрәм икәнен беләм. Безнең буын илебезнең бүгенге көне, мул тормыш өчен зур көч куйды", - ди Рәхилә апа. Югары Чыршылы авылында яшәүче Хөснетдинова Рәхилә Фатих кызы - сугыш елы баласы, сугыш еллары арты авырлыкларын кичергән, гомерен авыл хуҗалыгының иң четерекле тармакларының берсенә – терлекчелеккә багышлаган, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен күп бүләкләр алган хезмәт ветераны, дүрт тапкыр авыл Советы депутаты, коммунистик хезмәт ударнигы, “Ана даны” һәм башка медальләр, бик күп кыйммәтле бүләкләр иясе.
Югары Чыршылы авылында яшәүче Ногманова Наилә Гаптерәкыйп кызына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм үз исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Наилә апа Кәүҗияк авылында гомер кичергән. Бүгенге көндә кызы Дамира, кияве Фәнил тәрбиясендә Чыршылыда яши. Алар, олы кызы Альфира, килене Гүзәлия дә Наилә апага сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр. - Аллага шөкер, бер эштән дә курыкмадык: эшләдек тә эшләдек.
Истәлекле көне белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева да изге теләкләрен җиткерде. Балалары, туганнары да Зәкия апага хөрмәт сүзләрен бүләк иттеләр. Вәсимә апа Хәйруллина, Рәсимә апа Билалова, туган көне уңаеннан, Зәкия апага атап шигырь язганнар. Шәрләрәмә авылында туган, шунда җидееллык мәктәпне тәмамлаган Зәкия апа. Төрле эшләрдә хезмәт куйган: балалар бакчасында тәрбияче, клубта җитәкче булып эшләгән. Авылда комсомол секретаре вазыйфаларын да алып барган.
Сарманда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Латыйпова Тәския Гобәйдулла кызы апрель аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Аның балачагы һәм үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. 12 яшеннән колхозда эшли башлый, берничә кыш Сүбәләк урманына утын кисәргә дә барырга туры килә. Колхоздан соң 17 ел район редакциясендә, соңыннан лаеклы ялга чыкканчы һөнәр училищесында эшли, тырыш хезмәте белән ихтирам казана. Бүгенге көндә ул Сарманда кызы Лилия һәм кияве Данияр тәрбиясендә яши, балаларына бик рәхмәтле. Озын гомер кичерүнең бер серен ул шифалы үләннәрдә күрә.