1907 елның 11 февралендә Мортыш-Тамак авылында туган.
Сугышкка 1941 елда китә.
169 нчы укчы полкында бүлек командиры.
1941-1942 елларда әсирлектә, аннан азат ителгәч 1945 елга кадәр укчы булып хезмәт итә.
Үзенең истәлекләреннән:
“Сугыш башланган айларда ук мине алып киттеләр. Җәйге матур көннәр. Карт әнине, карчыкны, бәләкәй генә ике кызымны калдырып китәргә туры килде.
Карчыкка, - әнине, үзеңне, бу ике бәләкәчләремне сакла, без озак тормабыз тизрәк җиңеп кайтырбыз диеп, саубуллашып чыгып киттем.
Сугышның беренче кайнар ноктасына китереп тыктылар. Бик күп кыенлыклар, читенлекләр, нужалар, ачлыклар күрергә туры килде. Аны еламыйча гына сөйли торган түгел.
Ул Ленинград блокасында интегүләр. Яр буена төнлә белән китереп ташладылар. Язгы вакыт, шунда ярдан ярга чыгарга кирәк. Без чыга башлагач боз кузгалды. Анда без әз генә калдык.
Аннан соң пленга эләктем. Анда бик нык булды. Күрмәгәннәр калмады.
Сугышта күргәннәрне сөйләп бетереп булмый. Андагы ачлыклар, үлгән ат итенә хәтле ашарга туры килде вакыты белән.
әйбәт булдым инде. Мине бәләкәй генә бер картны командир итеп куйдылар. Рәхмәт хатлары җибәрделәр. Бу сугышны бер кешедә күрмәсен. Яңадан үзебездә, балаларда хаттә онык-оныкчыкларда.
Илгә-көнгә тынычлык телим.” ( үзе язганнан үзгәртелмичә күчерелде)