Сугыш һәм хезмәт ветераны Сагындыков Гамир Садрислам улы, 1919 елда Сарман районы Яхшыбай авылында туган.1939 елда Сарман РХК нан Совет Армиясе сафларына алына. Армия сафларында хезмәт иткәндә сугыш башлана . Шофер-слесарь булып 85 нче аерым торгызу ремонтлау батальонында , 50а ; 294 нче аерым торгызу ремонтлау батальоныныда, 53а; кече сержант дәрәҗәсендә ул Польша, Финляндия территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә була. Киров махсус хәрби округы составында Сталинград, Киев шәһәрләрен азат итү буенча сугышларда катнаша. Германия һәм Японияне азат итүдә катнаша. 1946 елның 15 июнендә демобилизацияләнә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз , I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, “За отличие" һәм бик күп Җиңү медальләре белән бүләкләнгән. 1964 елдан, лаеклы ялга чыкканчы, "Сөләйнефть" НГДУсында машина йөртүче булып эшли. 2015 елда вафат булган, Яхшыбай авылында җирләнгән.
