Бадретдинов Солтанхуҗа Бадретдин улы 1918 елның 24 октябрендә Уфа губерниясе Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Әлмәтмулла авылында туган. Солтанга 10 ай вакытта, 1919 елда әтисе Бәдретдин вафат була. Тол калган Җәмлихага бик авырга туры килә. Авылда 4 класс белем алган Солтан колхозда төрле эшләргә йөри башлый. Ат белән тырмага да чыга, 1938 елда “шпоралы” тракторга утыра. Әйбәт кенә эшләп йөргәндә сугыш башлана. Солтанга да чират җитә: ул 1941 елның августында фронтка алына, Калинин фронтының 22 нче укчы полкында, пехотада хезмәт итә, каты бәрелешләрдә катнаша.
1942 елның маенда ул көчле контузия ала, башына операция ясала. 1942 елның мартында аны кыска сроклы ялга кайтарып җибәрәләр. Азрак тернәкләнгәч, ул тагын фронтка китә – аны 106 нчы укчы полкка билгелиләр.
Берсеннән-берсе хәтәр ут эченнән исән чыкса да, элек алган контузиясе үзен сиздерә һәм солдатны 1944 елда өенә кайтаралар. Сугышка кадәр үк техникада тәҗрибә туплаган Солтан тракторчы хезмәтен дәвам итә. 2006 елның 20 июлендә Әлмәт авылында вафат була.