Галимҗанов Ләззәт Галимҗан улы 1924 елның 20 августында Сарманда туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасы редакциясендә эшли. 1941 елда хәрби хезмәткә алына. Ярославльдә укып, кече лейтенант дәрәҗәсе ала һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Сталинград өчен барган сугышларда каты яралана. Тамбов госпиталендә озак кына дәваланганнан соң хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм, 1943 елда демобилизацияләнеп, туган авылы Сарманга кайтып төшә. III дәрәҗә Дан һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Әтисе Галимҗан, әнисе Мәчтүрә уллары исән-сау сугыш кырыннан әйләнеп кайтуына бик шатланалар. Яралары өчен борчылалар. Ул – II група инвалид: уң аягының бармаклары юк, сул кулының соңгы буыны катып калган.
Ләззәт кайтып туган авылына күнегеп бетәргә дә өлгерми, инде военкоматка эшкә чакыралар.
Галимҗан абый улын һәрчак укырга өнди. Ләззәт әтисенең киңәшен тота: комсомол юлламасы буенча юристлыкка укырга китә. Уй-хыялы тикшерүче булу. Сугыш юлы узган фронтовик буларак, аны имтихансыз кабул итәләр. Сөенечнең иге-чиге юк, тик язмыш аңа башка юлны әзерләп куйган икән. Укырга керү мәсьәләләре белән Казанда арлы-бирле чабып йөргәндә, Сарман районының баш табибы очрый. Ләззәтнең укырга керү хәлләре белән кызыксына, сораша һәм шунда әйтеп куя:
-Сездән юрист чыкмас, минемчә, сезгә табиб булу килешер иде. Сез – ачык йөзле, шаян, тапкыр егет. Табиб бит теле белән дә яртылаш дәвалый ала, ә Сездә бу сыйфатлар бар.
Сарман районының баш табибы Табаков Ләззәткә әнә шундый киңәш бирә һәм егет документларын медицина институтына тапшыра. 1946 – 1952 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. 1952 елдан Сарман Үзәк хастаханәсендә эшли. Бераздан аны район сәламәтлек бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Райздравлар бетерелгәч, район хастаханәсенең баш табибы булып эшли башлый. Аннан соң педиатр, терапевт, невропатолог, рентгенолог, фтизиатр... Озак еллар ВТК рәисе була. Ләззәт Галимҗанов гомеренең 45 елын халык сәламәтлеген саклауга багышлый.
Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы. Татарстан Республикасының атказанган табибы.
Хатыны Роза Хаҗи кызы белән бер ул, бер кыз үстергәннәр. Икесе дә әтиләре һөнәрен – табиблыкны сайлаганнар.
1996(8) елның 26 маеда Сарман авылында вафат.
Кулланган материаллар: Китап “Сарманның олы табибы” төзүче Рафаэль Сальмушев. «Сарман районы энциклопедиясе» төзүче Дамир Гарифуллин.
Музей чыганагы