Антонов Кузьма Сарман районы Ләке авылында 1909 елда туа. 1938 елны армия сафларына алына. Сугышның беренче көннәреннән яу кырында. Хатыны Антонова Анастасиягә ул бик күп хатлар яза. Шуларның бүгенге көнгә берничәсе генә сакланган.
“1941 нче елның октябрендә.
Сагынычлы сәлам хаты. Вакытыгыз булса, миңа да хат языгыз. Анастасия иптәшемә Кызыл Армиядә хезмәт итүче иптәшең Кузьмадан меңнәрчә кайнар сәлам. Әтиләргә, әбиләргә, Ульяна балдыз белән кызыбызга, шулай ук Василийларгә, Николайларга, Яков дәдәйләргә, Афанасларга, Чернов Иваннарга, Анисимов Иваннарга, Евдокимов Андрейларга, Архириевка, Афуш дәдәйләргә, Аксаков Петрга, Долгунов Владимирга, Марина түтигә, Җырык Питеренә, барлык күршеләргә – һәрберсенә миннән сәлам диярсез. Аннан соң тау башы бабайларга миннән бик күптән күп сәлам диярсез. Анатолийдан да барыгызга да кайнар сәлам, сәлам, сәлам!!!
Начтый, мин хәзер сүзгә күчәм. Үзем һаман да шул урында яхшы гына хезмәт итеп ятамын. Тамак тук, кайгы юк. Начтый, мин 3 октябрь төнендә бер төш күрдем. Өйгә кайтканмын икән. Барыбыз да ак күлмәк кигәнбез икән. Барыбыз да бик каты елаштык.
Әле минем аяк һаман да азрак авырта. Но зарарлы түгел инде, төзәлә. 13 сумга бер бәйләнгән күлмәк алдым. Начтый, сездән акча соравы бик кыен. Акчаң булса, җибәр әле. Акчам җитми. Палыйдан сорармын дигән идем, ул да килми. Волков Александр чирли инде, 20 көн занятиягә чыкмый.
Гәрәч хатыны теге лапасын сүтсә, тактасын әрәм итмәсен. Ә син шул лапаста асырарсың инде. Начтый, мин кайтканчы йортны алып бара алсаң, яхшы булыр (...) Малларыңны, казларыңны сакларга тырыш. Бозау үстеме анда?..
Кемнәр нинди эшләрдә эшлиләр, кемнәрнең хатлары килә, кемнәрнеке юк-барысында әйтеп яз. Синең язган бар хатыңны алып барамын.
Начтый, бер кием бияләй дә җибәр әле. Авылдан җибәрә алмасаң, Сарман аша җибәр. Сораган әйберләрне җибәрергә тырыш. Бик салкын, тизрәк җибәрергә тырыш.
Ярар, башка язар сүзем бетте. Сораган нәрсәләрне җибәрегез. Хуш, исән – сау булыгыз (Ашыгып яздым).
Бу хаттан соң Кузьманың декабрь аенда килгән хаты да сакланган. Ул хатында Кузьма җибәргән әйберләре өчен Анастасиягә рәхмәт әйтеп язган. “Хатларны елый-елый укый идек” дип искә ала хатыны.
Антонов Кузьма 1942 елның 19 сентябрендә Волгоград шәһәрендә вафат була.
Мәкаләнең авторы: Такарликов Андрей Николаевич. 2011 ел.
(Кыскартылып бирелә)