- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Биктимерова (Гайнетдинова) Нурфигөл Гыйлметдин кызы 1939 елның 16 ноябрендә Ворошилов районы Яңа Саклау (Мансур Саклавы дип тә йөртелгән) авылында туган. Карашай Саклауда җиде сыйныфны тәмамлагач, Чаллы шәһәре Вахитов урта мәктәбендә 10 нчы сыйныфны укый. Урта белем алгач Алабуга мәдәният- агарту училищесында 1960-1963 елларда укып Теләнче Тамак авылына эшкә кайта. Анда бер ел эшләгәч Сарман мәдәният йорты директоры итеп күчерелә. 1969 елда балалар китапханәсендә уку залы мөдире булып эшли башлый. 1976 елда, читтән торып , Алабуга культура агарту училищесының китапханә бүлегендә укый һәм аны 1978 елда тәмамлый.1977 елдан балалар китапханәсендә балалар эшләре буенча методист булып эшли. Авыл китапханәләренең эшләрен тикшерү һәм аларга методик ярдәм күрсәтү, семинар үткәрү, отчетлар алу,бәйрәменәргә сценарийлар язу методист вазифасына керә.
Эш дәверендә балалар китапханәсендә “Табигать белемен пропагандалау буенча” алдынгы тәҗрибә мәктәбе оештырып , призлы урыннар алалар.
Соңгы елларда балалар китапханәсенең мөдире, ә үзәкләштерүдән соң балалар эше буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.
Сарман авылында яши.