Гыйздетдинов Фәртдин Гыйздетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1931 елның 25 гыйнварендә Тымытык районының Яңа Ташлыяр авылында туган, 5 нче сыйныфны тәмамлагач районның эшче һөнәрләр училищесына укырга җибәрелә. Училищены тәмамлаганнан соң туган «Чулпан» колхозында эшкә кайта, аннан Совет Армиясе сафларына алына. 3 ел хезмәт итеп колхозга кайта, ә колхозны оптимальләштергәннән соң «Әлкинефть» оешмасына шофер булып урнаша. Җәлил бистәсенә күчеп килә. Лаеклы ялга Җәлил УТТ оешмасыннан чыга. Хәзер Җәлил картлар йортында яши. Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллина исеменнән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г. Р. Гәрәева һәм Җәлил поселогы башлыгы Рәфыйк Кәримов котлады. Истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путин котлавы белән котлау открыткасын Фәртдин Гыйздетдин улы зур рәхмәт белән кабул итте.
