Кәлимуллина Наҗия Нәбиулла кызы 1920 елның 25 июнендә Урта Кәшер авылында туган. Кәлимуллина Наҗия Нәбиулла кызына да 1942 елның җәендә илне саклауга чират җитә. Башта ул кыска сроклы курсларда хәрби хәзерлек үтә. Кече сержант дәрәҗәсендә хәрәкәттәге армиягә җибәрелә. Ул Брянск урманнарында тәүге сугышчан чыныгу ала. Аның фронт юллары Смоленск, Витебск, Днепропетровск, Минск ут һәм ялкын аша Польша җиренә барып тоташа. Висла аша салынган йөзмә күперне шартлатып, Варшава юнәлешендә һөҗүм башлыйлар. Шушы операциядә Наҗия Нәбиулла кызы каты яралана, санчастьта гына аңына килә. Җиңү таңын Варшавада каршылый. Аның тормыш иптәше авылның беренче трактористы Исмәгыйл Насыйбуллин.