Егоров Иван Петрович 1919 нчы елның октябрь аенда Ләке авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк хайваннарны ярата. Мәктәптә укыганда ук, атлар белән мавыга. Дүртенче классны тәмамлауга, әтисенә атлар карарга булыша башлый. Ә 1939 нчы елда армия сафларына алына һәм яхшы хезмәт иткән өчен, сержант дәрәҗәсе ала. Фин сугышында катнаша һәм алга таба армия хезмәтен дәвам итә. Ә инде илгә Гитлер Германиясе басып кергәч, сугышның беренче көннәреннән үк илне яклаша. Сугышта төрлесе була. Иван Петрович Днепропетровск өлкәсендә әсирлеккә эләгә. Бәхетенә каршы, аны немецлар шунда эшләргә калдыралар. Безнекеләр хөжүмгә күчеп, Днепропетровск шәһәрен азат иткәч, Иван Петрович та әсирлектән котыла. Безнекеләргә кушылып, Киев, Варшава шәһәрләрен азат итешә, Берлинга барып җитә. II дәрәҗә Бөек Ватан, III дәрәҗә Дан орденнары, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Ә менә Иван Петровичның ике абыйсы – Тимофей һәм Степан сугыштан әйләнеп кайтмыйлар.
Мин батыр авылдашым һәм туганым белән горурланам, аның батырлыгына сокланам.
Андрей Такарликов,
Сарман районы, Ләке авылы мәктәбенең 6 нчы класс укучысы.
Материал алынды: “Сарман” газетасы “Батыр авылдашым”,
№46. 16 июнь, 2010г.