Куктау авылында яшәүче Зиятдинова Әминә апага 90 яшь тулды. Ниләр генә күрмәгән алар буыны.
- Авыр, бик авыр булды. Яшәүнең шул сүзе генә яшәү иде инде, әмма тормыштан зарланмыйм. Нишлисең ил белән килгән авырлык булды. Аллага шөкер тырыштык, эшләдек, - ди үзе.
Тумышы белән Сарайлы авылыннан ул. Әтисе 1936 елда ук вафат. Бер әнисенә берсеннән – берсе кечкенә өч бала кала. Әнисе Фатыйма апа көн-төн колхоз эшеннән кайтып керми. Өйдәге бар мәшәкать, эне, сеңлесен карау Әминәгә йөкләнә. Җиденчене бетерү белән, әнисенә аз булса да ярдәм булыр дип, ул да колхозга эшкә килә – кая кушсалар, шуңа җигелә.
- Сугыш башланган көнне без Карамалы басуына печән ңыярга бардык. Аз гына эшләүгә, яңгыр коеп яварга тотынды. Печән эскертенә кереп ышыкланырга, шунда төн үткәрергә туры килде. Иртәгәсен, көн ачылгач, и, безне эзлзгәннәрдер инде, дип, борчылып, кайтыр юлга чыктык. Авылга кайтып керсәк, анда, әйтерсең, мәхшәр купкан, йөгерешәләр, елашалар, озатышалар. Шунда гына сугыш башланганын әйттеләр.
Ул елларда сугыш афәте кагылмаган берәр йорт, берәр капка калды микән? Алар гаиләсен дә талкый ул – туган – үскән ояларыннан аерып, Петровка авылына алып килә.
Әнисенең энесе Ленинградтан Петровкага кайтып төпләнә, заводка эшкә керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка алына. Киткәндә, минем белән ул-бу була калса, апа, балаларны ташлама, дип, Сарайлыда яшәүче апасына әманәт әйтеп калдыра. Юравы юш килгән, күрәсең, энесе яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Бераздан хатыны да үлеп китә. Өч бала тома ятим кала. Аларны Сарайлыга алып кайталар. Әмма Әминәләрнең дә үзләренең хәле мөшкел – ашарга, кияргә юк. Әтиләре сугышта үлгән балаларга пособие тиешле, әмма ул кайда яшәгән булса, шуннан гына бирелә, дигән хәбәрне ишеткәч, Фатыйма апа, нарасыйларны аннан да мәхрүм итмик инде, аз булса да, тамаклары тук булыр, ичмаса, дип, үзенең дә баласын алып, Петровкага, абыйсының барактан бирелгән кечкенә генә бүлмәсенә килеп төпләнә. Үзе атлар карарга алына. Әминә дә спирт заводына эшкә урнаша. Шунда, лаеклы ялга чыкканчы, тырыш, намуслы хезмәт куя. Елның елына алдынгылар сафыннан төшми, үзешчән сәнгатьтә катнаша. 1950 елда Куктау авылы егете Зөфәр белән чәчләре чәчкә бәйләнә – төп йортка килен булып төшә, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Әминә апа кызы Роза, оныклары. оныкчыклары белән гомер кичерә.