Әхмәтшин Нигматҗан Әхмәтша улы 1916 елда Сарман районы Кутәмәле авылында туа.
1939 елда Кызыл Армия сафларына алына.Боек Ватан сугышы башлангач, 1941-1945 елларда сержант дәрәҗәсендә 82мм, 120мм-лы миномет отделениесы командиры булып хезмәт итә. Өч мәртәбә яралана, бер мәртәбә контузия ала.
Волхов фронтында булдым, дип сойләве истә калган. Япония белән булган сугышта да катнашырга туры килә. Хәрби батырлыклары өчен Ватан сугышы ордены һәм бик куп торле медальләр белән бүләкләнә.
Туган якларына 1946 елда гына әйләнеп кайта. Соңарып кына гаилә кора, әнкәем белән өч бала тәрбияләп устерәләр.
Тыныч тормышта әткәем укытучы булып эшли. 1976 елда 60 яшендә вафат була. Улы Ахметшин Флер Нигматович исеменнэн.