1905 елның 18 октябрендә Көлмәт авылында туган.
Шәфигулла абзый 1941 елның июлендә Бөек Ватан сугышына киткән. 1942 елның июнендә Сталинград фронтындагы сугышларда ул авыр контузия ала. Шуннан соң терелгәч, Шәфигулла абый 21нче гвардия механиклаштырылган бригаданың санитар взводында хезмәт иткән. Орден-медальләре: “Сугыштагы казанышлары өчен” медале (1944), I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985). Сугышта аның белән шундый хәл була: яраланып яткан чагында, ике немец килеп чыгып Шәфигулла абыйны күрәләр. Берникадәр уйланып торганнан соң, “барыбер үләчәк” диеп, аңа тимичә, үз юллары белән киткәннәр. Шуннан соң ул снаряд чокырында күмелеп кала, аны иптәшләре генә казып алган. Сугыштан соң Шәфигулла бабайның кулыннан балта төшмәгән, ул ат арбалары, шкаф, көянтә ясаган һәм башка бик күп җиһазлар төзәткән. Шулай ук аяк киеме дә теккән. Шәфигулла карт 1993 елның 6 июнендә вафат.