Рәҗәпов Сәүбән Төхбәтулла улы 1910 елның 10 мартында Урта Кәшер авылында туган.
Сугышның беренче көннәреннән үк 1941 елның 23 июнендә Армиягә китә. Танкта пулеметчик булып хезмәт итә. Аның фронт юллары Витебск, Сталингард аша уза. Көчле сугышларның берсендә бомбежкадан соң частьләре тар-мар ителә. Исән калганнарны Смоленскийда НКВД гаскәренә кушалар. Сугыш узган урыннарда тәртип урнаштырып йөриләр. Сугыш тынганчы фронт юллары шул хезмәттә уза. 1945 елның 17 июленнән- 2 августына кадәр Потсдам конференциясендә катнашучы СССР делегациясен саклыйлар, озатып, каршы алалар.
1946 елның 26 июлендә туган нигезен күрергә насыйп була.
“Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Жуков медале”, “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә.