Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Сәгыйдулла Төхбәт улы 1919 елның 27 сентябрендә Чаллы кантоны Иске Кәшер волосте Иске Кәшер авылында туган (хәзерге Сарман районы). 1934 елда авылда 7 классны тәмамлый. Тракторчылар курсында белем алып тракторчы булып эшли. 1940 елның январында Ленинград өлкәсе Слуцк район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында 1942 елның январына хәтле 137 нче артеллерия полкында, 76 мм лы див.пушкада, 1945 елның маена кадәр 10 гв.арт. дивизионында 76 мм лы, 85 мм лы , 122 мм лы, 152 мм лы див. пушкада, гаубицада артиллерист булып сугышта катнаша. Курск дугасында Прохоровка авылы янында барган каты сугышларда, Харьков, Киев шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыш беткәч Киев пересыльный полкында писарь булып хезмәт итә. 1945 елның 6 августында демобилизацияләнә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, ике тапкыр Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике тапкыр « Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
1954 елда партия сафларына керә. Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» АҖ системасында АУТТ-1 оешмасында күтәрткеч машинисты (машинист подъемника) булып эшли. 2000 елны вафат булган, Бигәш авылы зияратында җирләнгән.