Галиев Галимҗан Гали улы истәлекләре:
“Мин, Галиев Галимҗан Гали улы, 1900 елда туганмын. Ярлы крестьян гаиләсендә үстем. Үземнең яшь вакытымны авылда уздырдым. Революция вакытында һәм Гражданнар сугышында катнаштым. Бөек Октябрь революциясеннән соң авылда колхоз оештыру һәм аны җитәкләү өстендә күп эшләр башкардым. Колхозлар оешкач агротехник, агроном һәм бригадир булып эшләдем.
Мин 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчеләрдән булып сугышка киттем. Башта Бөгелмә, аннан соң Шуйский шәһәренә, аннан соң Мәскәүнең төньягыннан сугышка киттем. 1942 елның 17 декабрендә авыр яраланып госпитальдә яттым. Яраларым авыр иде. 6 ай ятканнан соң, мин өйгә кайттым. Ул вакытта ир-атлар барысыда сугышта иде. Мине авылга председатель итеп сайладылар. Сихәтләнгәч тагын сугышка киттем. Фронтта бик күп батырлыклар күрсәттем. Мине Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр. 1943 елны тагы яраландым. Ләкин солдат йөрәге тиз сәламәтләнә. Мин тагын сафта. 1945 елның 9 маенда Җиңү тантанасы яңгырый мин тагын Кызыл Йолдыз ордены һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләндем. Сугыштан соң авылда агроном, бригадир һәм завферма эшләрен башкардым. Миңа атказанган колхозчы исеме бирделәр. 1960 елда лаеклы ялга чыктым. Пенсиягә чыккач та балта эшендә эшләдем.
