Сәлахова Зөһәйрә Сәлахетдин кызы, 1920 елның 28 гыйнваренда Сәлахетдин Мөхәммәтгәрәев һәм Әсхәбҗамал Шәйхетдин кызы гаиләсендә туган. 1942 елның 22 маеннан алып 1945 елның 24 июненә кадәр хәрби хезмәттә. Сугышта 921 нче артиллерия полкы составында катнашкан. Орден-медальләре: I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985). Кызы Венера. 2010 елның 24 декабрендә вафат булган, Илексаз авылында җирләнгән.