Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Әсхия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. “Ач та булмадык, тормыш җиңел дә булмады. Сугыш елларында тугыз җанны туйдыру әтиле гаиләләргә дә авыр иде, әтисезләр ничек түзгәндер”,- дип искә ала Әсхия апа. Әтисе сугыштан бронь белән калдырыла, хәзерләүләр конторасында хезмәт куя. Үсмер кыз иңнәренә Бөгелмә, Чаллы, Азнакайдан чана белән орлык, молотилкага салам ташу, Пермь, Иштирәк урманнары кисү кебек авыр эшләр төшә. Җиде класс белем алганнан соң Әсхия апа клубта, колхозда төрле эшләрдә эшли; гаилә кора, өч кызы туа. Тик ире Миңнулланың гына гомере кыска була. 30 яшьтә тол калып, Әсхия апа балаларын ялгызы үстерә. Шул чорда сыер-сарыгын да, кош-кортын да асрый, бакчасында яшелчәсен дә үстерә, яңа йорт та җиткерә. 11 бала табып, икесен үстергән, озакламый ул балаларын да югалткан кайнанасын да 94 яшенә кадәр тәрбияләп яши ул. Балаларын үстерешкән, йорт-җирне барлап, ярдәмләшеп яшәгән кайнанасын җылы сүзләр белә искә ала, хәер-догасыннан калдырмый Әсхия апа.
“Әни колхозның 3 гектар чөгендерен дә беренчеләрдән булып эшкәртергә, 80 сутый бәрәңгене дә өяргә, төшке ял вакытында берәр машина утынны да ярырга, төн чыкканчы безгә күлмәк тегәргә дә җитешә иде. Хәзер дә бакчадан керми”,- диләр кызлары. Кыз-кияүләренең кадер-хөрмәтен күреп яши Әсхия апа. 7 оныгына, 8 оныкчыгына куанып бетә алмый. Куанырлык та шул: кызларына югары белем бирә алды, җиде оныгының алтысы табиб һөнәрен сайлады. Бүгенге тормышы сокланырлык Әсхия апаның, күз тимәсен.