Балачакның ачы язмышлары
Хезмәт ветераны, Карамалы авылыннан Азия Сәләхетдин кызы Гарипова истәлекләре.
"1934-1935 елларда әтием Сәләхетдин һәм әнием Миннегаян Новгород шәһәренә чыгып киткәннәр. Мин ул вакытта ике яшьлек кенә кечкенә кызчык булганмын. Әти-әнием яхшы гына эшләргә урнашып, тормышларыбыз көйләнгән. Мин шушы шәһәрдә беренче сыйныфны тәмамладым. Без яши торган урынга якын гына ял паркы бар иде. Әтием белән ял итәргә гел шунда бара торган идек. Ул паркның матур агачлары, гөл-чәчәкле аллеялары бүгенгедәй күз алдымда. Искиткеч матур парк иде ул. Ләкин 1941 елның июне бу матур тыныч тормышка чик куйды. Бөтен халык елаша. Сугышның ни икәнен аңламасам да, мин дә кушылып елыйм.
Әтиемне сугышка озаткан көн бик авыр булып истә калган. Без әнием белән аны озата бардык. Ул хәрби кием кигән иде, шул киеме белән матур итеп күңелдә калган. Аны озаткан арада тревога, атышу тавышлары ишетелде, самолетлар оча башлады. Без бер агач янында ышыкланып тордык. Әтине күреп булмасмы дип, икенче көнне дә барсак, алар яши торган казарма, бомба төшеп, җимерелеп беткән. Әтиемә дип алып барган үзебезнең фотобыз һәм әниемнең яулыгы кире кайтты.
Шул көннән мәшһәр башланды: сәгать саен тревога, бомбага тотулар. Шәһәрдә завод-фабрикалар, йортлар җимерелә. Без үзебезнең якларга кайтырга булдык. 15 көн камалышта булганнан соң гына, поездга утырып, төнлә белән шәһәрдән китә алдык. Поездда кайтканда, әллә ничә тапкыр бомбага тоттылар, берәр атна туктап торган чаклар да булды. Туктап торган арада якын –тирә авылларга барып, хәер дә сорашкаладык. Әле ярый, безнең белән бергә әтиемнең сеңлесе Гыйлмикамал апа бар иде. Ул гел безне ияртеп йөрде, ярдәменнән ташламады. Мәскәүдә туктап торган арада балаларны ашаттылар. Минем аркада әнием белән апага да өлеш чыкты.
Икенче поездга күчеп утырганда, тагын атышлар, бомбага тоту башланды. Бөтенесе каядыр йөгерәлр, аларга ияреп бездә йөгерәбез. Анда бик күп кеше юкка чыкты.
Август башларында исән-имин Азнакай районы Кызыл Чишмә авылына кайтып төштек. Авылда да безне колач җәеп каршы алучы юк, үзләре дә ач, ялангач. Без әниемнең әнисе Гайшә әбигә сыендык. Әбиемнең улы Миннехуҗа – сугышта, җәмәгате Гафифә вафат иде. Аларның балалары Миннәхмәткә – 3, кечкенәләре Дифинәгә яшь ярым иде. Миннегаян әнием мине, шушы ике баланы бик авырлыклар белән үстерде.
Ул дәвердә “уфалла” арбасы белән Бөгелмәдән орлык ташу иде. Ир-атлар юк. Хатын-кызлар, яшүсмерләр үзләре сөрәләр, чәчәләр, кул белән уралар, чабалар. Ипине молотилка белән сугалар. Без – бала-чага атлар куабыз, алары да хәлсез, егылалар. Җыелышып аларны тартып, күтәреп торгызабыз. Ул урман кисүләр ... Анда тагын күпме югалтулар... Икмәк тишелеп чыгу белән басуга чүп утарга чакыралар. Әле дә ярый урман булды, ул безне ач итмәде: ат кузгалагы, алабута, кычыткан, какы, юа һәм башка үләннәр безне ачлыктан коткарды.
Буралы авылына 4 километр җәяү йөреп 7 сыйныф укыдык. Өстә - киндер, аякта күтәртмәле - чабата. Ул вакыттагы суык кышлар үзәкләргә үтте. Әле бит булган ризыкны үз гаиләң белән ашау мөмкинлеге юк: займ, ит, йомырка, май салымнары түләргә кирәк.
Без әтисез үскән сугыш чоры балалары. Әтием 1942 елның апрель аенда хәбәрсез югалган. Миннехуҗа абый да сугышта ятып калган. Җиңү көненә без – үсмерләрнең дә күп көче керде.
1953 елның августында Сарман районы Карамалы авылына килен булып төштем. Гомерем буе терлекчелектә эшләдем, хезмәт ветераны, биш бала анасы.
Яңадан ачлык галәмәтләрен, сугыш афәтләрен күрмәсәк иде".