Ханнанов Зәки Ханнан улы,1904 (1914), Ләшәүтамак авылы, Сарман РХК мобилизацияләнгән, лейтенант, 149 аерым пулемет батальоны, 32 укчы дивизия.
(Хәтер китабы, 20 том, 201 бит)
Зәки Ханнанов фронтка киткәндә аның олы улы Ядкәргә 16 яшь кенә була. Әти кеше сугышның озакка сузылмыйча безнең җиңү белән тәмамланачагына нык ышана. Ул берничә елдан соң улыЯдкәрнең дә аның кебек кулына корал алып яу кырына керәчәген күз алдына да китерми. Әмма бик күп санлы корбаннар китергән немец – фашист илбасарларына каршы сугыш дүрт елга якын дәвам итә.
Сугышның беренче көннәренннән үк кулына корал алган лейтенант зәки Ханнанов һәм аның улы яу кырлары буйлап бер үк фронт составында, бер юнәлештә хәрәкәт итсәләр дә сугыш юлларында очраша алмыйлар һәм икесе дә дошманга каршы барган канлы бәрелешләр вакытында корбан булалар.