Беляев Гавриил Ефимович 1903 елда хәзерге Сарман районы Драгун Бикмәт авылында туган.
1925 елның октябрь аенда Казан шәһәре Бауман хәрби комитеты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Кадровый офицер. Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдән үк сафта була.
“Знамя артеллириста” дип аталган дивизия гәҗитенең җаваплы редакторы булып хезмәт итә. Сугыш кырындагы вакыйгаларны һәръяклап яктыртыр өчен күп вакыт алгы сызыкта булырга туры килә. Гавриил Ефимович сугышчыларның батырлыгын, бердәмлеген дивизия гәҗите битләрендә һәрдаим яктыртып тора һәм шуның белән Җиңүгә үз өлешен кертә. 1043 елда Гавриил Ефимовичның хезмәтен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Аның сугышчан юлы Брянск, Воронеж, 1 һәм 2 Украина фронтлары белән бергә уза. 1945 елда батыр якташыбызның күкрәген II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бизи. 1945 елның май аенда “Германияне җиңгән өчен ” медаленә лаек була.
1946 елда, майор дәрәҗәсендә, якташыбыз Беляев Гавриил Ефимовичның сугыш юлы тәмамлана.