- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Сарман муниципаль районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее муниципаль бюджет учреждениесе «QR тарих»республика проектында катнашты. «QR тарих» проектының максаты - Татарстан Республикасы территориясендә җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерү, QR-код белән гаджет аша кереп, солдат биографиясенә күчүне тәэмин итү. Проект кысаларында 5 сугыш ветеранына багышланган QR-кодлы табличкалар әзерләнде, алар музей ишегалдында урнаштырылачак. Алга таба да әлеге проектта катнашырга планлаштырыла.