Сугыштан соң Югары Чыршылы колхоз идарәсендә ярдәмче бухгалтер булып эшләүче, Сталинград өчен сугышучы Шаяхметов СоббухШәяхмәт улы түбәндәгене сөйли (17.01.1963 ел):
"Мин фронтка 19 яшемдә киткәндә бары тик җиңү турында, илебезнең изге туфрагына баскан дошманннарны юк итү турында гына уйладым. Халкым өчен, туган илнең бәйсезлеге өчен булган сугышта мине бернәрсә дә куркытмый иде.
1943 елның январь айлары иде. Мин 65 армиянең 140 дивизиясе 58 полкында отделение командиры булып хезмәт иттем. Безнең фронт линиясе Калачова станциясе ягыннан Сталинградка 5-6 км ераклыкта иде. Безгә каршы дошманның көчле группировкасы сугыша иде. Бу авыр сугышларда миңа беренче тапкыр сугыш Алласы булган “Катюша” белән очрашырга туры килде. Шул вакыт бөтен линия фронты буенча артиллерия хәзерлеге уздырылды. 20-30 минутка сузылган бу артиллерия хәзерлегеннән соң һөҗүмгә күчтек. Шуннан соң безнең фронт каршысындагы дошманнар, төшенкелеккә бирелеп, купләп-купләп пленга бирелә башладылар.
Минем истә калуым буенча, бу көннәр дошманның Сталинград янында бөтенләйгә җиңелү көннәре иде.Сталинград янында булган кан койгыч сугыш яңадан бервакытта да кабатланмасын иде.Тынычлык! Ул турыда уйлаганда Нури Арслановның “Без тынычлык телибез” дигән шигыре искә төшә.
Сугыш теләмибез!
Милионнарның
“Тынычлык!” дип тибә йорәге, -
Тынычлык ул барлык халыкларның
Иң мөкатдәс изге теләге.
Тынычлык ул – сабый елмаюы,
Аналарның кайнар сөюе.
Тынычлык ул – совет кешесенең
Көрәштә һәм эштә җиңүе...