1962-1980 елларда Әлмәт авылы китапханәсендә эшләгән Абдуллина Мөсфирә Габдулла кызының тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырабыз.
Абдуллина Мөсфирә Габдулла кызы 1936 елның 11 декабрендә Саклаубаш авылында туа.
1945 елда Саклаубаш тулы булмаган урта мәктәбенә укырга керә. 1951 елда җиденче сыйныфны тәмамлый.
1951- 1953 елларда колхозда эшли.
1953- 1955 елларда Алабуга мәдәният – агарту училищесында укый, 1956- 1962 елларда Тымытык районы Урсай авылында клуб мөдире булып эшли.
1962-1980 елларда Әлмәт авылында клуб мөдире ,1980- 1996 елларда Әлмәт авылы китапханәсе мөдире булып эшли.
Китапханәдә эшләү дәверендә бик күп тәрбияви чаралар, китап укучылар конференцияләре, укучы бенефислары, әдәби очрашулар үткәрә . Ул ясаган күргәзмәләр, стендлар, стенгазеталар, листовкалар, “Яшен”нәр, шулай ук аңа бирелгән мактау грамоталары санап бетермәле түгел. Үз эшен намус белән, яратып, бөтен көчен биреп, гаҗәеп төгәллек белән башкаруын күреп, 1991 елда Почет тактасына тәкъдим ителә.
Мөсфирә Габулла кызы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Мөсфирә апа искиткеч төгәл, тәртипле, тырыш кеше. Аның бөтен эше дә карап туйгысыз, матур, чиста. Әлмәт авылы халкы аны бик ярата, хөрмәт итә. Хәзер Мөсфирә апа авылның ак әбисе, матур, аһәңле тавышы белән Коръән укый, ислам дине йолаларын үтәп, оныклар, оныкчыклар тәрбияләп, туганнарын сөендереп яши.