Мөхәммәтҗанов Мирсәет Сабит улы 1924 елның 6 апрелендә Илексаз авылында урта хәлле кресьтян гаиләсендә туган.
1931-1935 елларда Илексаз башлангыч, 1938-1941 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәпләрендә укый.
1941 елның ноябренә кадәр Рангазар, 1942 елда Ләке җидееллык мәктәпләрендә укыта.
1942-1945 елларда хәрби хезмәттә. Бөек Ватан сугышында катнаша.
1945-1946 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәбендә завуч, 1946-1951 елларда шул ук мәктәптә директор, 1951-1954 елларда Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә завуч, 1954-1960 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәбендә директор, 1960-1984 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә директор булып эшли.
1954 елда читтән торып Казан укытучылар институтының физика-математика факультетын, 1957 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Татарстан АССРның атказанган укытучысы (1957). 1994 елның 12 мартында Казанда санаторийда ял иткәндә вафат була. Кабере Иске Кәшер авылы зиратында.