Сугыш ветераны Рәфиков Габдрахман Габдрәфикъ улы 1894 елда хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Гражданнар сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда Сарман район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына һәм хәрәкәттәге Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1945 елда демобилизацияләнә, туган авылына кайта. “Киров” исемендәге колхозда тимерчелектә һәм төрле эшлэрдә эшли. Сугыштагы батырлыклары өчен медальлләр белән бүләкләнә. 1955 елда вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнә.