Патриотик тәрбия бирү максатыннан, музейда Сарман гимназиясенең 4 А сыйныф укучылары өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чара үтте. Чарада Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин Илгизәр Равил улы белән СМР "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге" җитәкчесе Гатауллина Айгөл Мосавир кызы да катнаштылар.
Укучылар солдат киемнәре, сугыш кирәк-яраклары, кораллары белән таныштылар. Чараның практик өлешендә солдат булып киенеп карау, солдат биштәре тутыру, беренче ярдәм күрсәтү, аяк чолгавы урау кебек эшләр башкарылды, коллектив эш формасы актив кулланылды.
Өч разведчиклар төркеме “дошман тылы”нда махсус биремнәр үтәп, чын солдат тормышында кайнадылар. Укучылар яу кырында яралы иптәшен коткарырга, дошман тылыннан мәгълүматлар алып кайтырга өйрәнделәр. Өченче төркем чолганышта калган отрядның хәрби әләмен алып кайтты.
Әлеге чарада укучылар бик актив катнашып, хәрби темага белемнәрен баеттылар, үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар, биремнәрне үтәп, тәҗрибә тупладылар.
