Шаехзадин Зөбәер Шәехзадә улы 1926 елның 25 январендә Сарман районы Азалак авылында дөньяга килгән. Башта Азалак башлангыч мәктәбендә, аннан соң Каташ-Каран җидееллык мәктәбендә укыйю соңгысын 1941 елда тәмамлый.
1941-1943 елларда колхозда эшли. 1943-1950 елларда хәрби хезмәттә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Кара диңгез флотында матрос була. 1950 елда хәрби хезмәтен тәмамлап кайта.
1950-1954 елларда Азалак һәм Мортышбаш җидееллык мәктәпләрендә хисапчы, физрук булып эшли. 1954 елдан район газетасында әдәби хезмәткәр. 1963-1981 елларда район газетасында фотохәбәрче. 1981-1986 елларда район көнкүреш хезмәте комбинатында фотограф.
2005 елның 31 маенда вафат була, Сарманда җирләнә.