Хөсәенова Миннегыйная Хаҗи кызы 1936 нчы елның 27 маенда Рангазар авылында туа. Авыл мәктәбенең 8 классын тәмамлый. 9-10 классны кичке мәктәптә укый. Укыган чорда колхоз эшенә йөри. Ике ел торфта, бер ел Пермь урманнарында урман кисүдә, аннан 2 ел колхозда эшли. 1964 нче елның июлендә китапханәгә мөдир булып эшкә керә. Китапханә агач клубның грим бүлмәсендә урнашкан була. Китаплар күп, аларны тезәр өчен агачтан стеллажлар ясаталар. Китаплар Казаннан бибколлектордан турыдан туры кайта. Бер елга 40-45 шәр посылка килә торган була. Миннегыйная Хаҗи кызы эшен бик ярата һәм һөнәрен ныклап өйрәнү өчен Алабуга культура агарту училищесына укырга керә. Читтән торып 1968-1970 нче елларда шушы училищеда китапханәче һөнәрен үзләштерә. Эшләгән елларын бик яратып искә ала. Китапханәгә көнгә 2 яга торган булалар. Утын яккач бик җылы була эш урыны. Барлык төр оештыру эшләре, комсомол һәм партия укулары китапханәдә үткән. Китапханә көндез дә, кичен дә гөрләп торган. Китапханә машина -трактор паркына якын булганга, механизаторлар, ферма эшчеләре китап алырга еш кергәннәр. Көнгә 65-70 укучы килер иде. Китап алырга зур чират булыр иде дип искә ала ул елларны Миннегыйная апа. Китап фонды елдан ел үсә. Үзләренә кирәк китапларны , китап кибетләреннән акча күчерү юлы белән, исемлеген төзеп алып кайтканнар. 1977 нче елның октябрендә Рангазар авылында Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллык бәйрәме алдыннан “Җиңүче”колхозының Рангазар авылында мәһабәт яңа мәдәният йорты ачыла. Анда киң, якты тамаша залы, түгәрәкләр өчен бүлмәләр, китапханә дә бар. Китапханә икенче катта, 2 зур бүлмәдән тора. Хөсәенова Миннегыйная эшләгән чорларда атналык кустовой семинарлар еш була. Алабуга, Әлмәт һ.б шәһәрләргә алып баралар. Семинарларда эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Китапханәдә эшләгән дәверендә ул күп төрле мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары ала. 1989 нчы елда “Хезмәт ветераны”медале тапшыралар. Ул 27 ел китапханәче булып эшли.