Гарипов Гата Мөхәммәтгариф улы 1918 елның 7 февралендә Колмәт авылында (хәзерге Сарман районы) Сөбхиҗамал һәм Мөхәммәтгариф гаиләсендә туган.
Гата абзыйны 1940 елның 24 июнендә Кызыл Армиягә алганнар. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул Одесса хәрби округына караган 16 аерым зенит – артиллерия дивизионында зенитчик буларак хезмәт иткән. 1941 елның 3 августында, Терновка тирәсендә чолганышта калып әсирлеккә эләккән. Польшадагы бер концлагерьдә тотылып, ул 1945 елның 29 мартында гына азат ителгән. Шуннан соң Гата абыйны 227 нче гвардия укчы полкка минометчик итеп билгеләгәннәр. Сугыш беткәч, тагын берникадәр Кызыл Армиядә хезмәт иткәннән соң, 1946 елның 6 июнендә туган авылына кайтып кергән. 1951 елның 8 апреленнән 1955 елның 10 декабренә кадәр аны Салехардта, Тулак лагерендә тотканнар. Ул анда бик нык ачка интеккән. Кайткач хисапчы, аннары терлекче булып колхозда эшләгән.
Гата абзый 1986 елның 17 июлендә үлгән.
Гата абыйның Салехард төрмәсендә утырган вакытта язган шигыре:
8 нче апрельгә каршы төндә
Кара исем миңа бирделәр,
Ялгыш юлга кергәнсең –
Утыртабыз сине, диделәр.
Аерылдык, семьям, вакытлыча,
Язмыш кушкан шулай булырга.
Теләгез сез, мин дә телим –
Киләчәктә бергә булырга.