Һәр ветеранының сугыш еллары турында үзенең истәлеге, хәтергә мәңгегә уелып калган хатирәсе була.
1923 елның 1 июлендә Ләшәү Тамак авылында туган Бәйрәмов Барый Вәли улы сугышка алынгач Арзамаста танк училищесында укый, аннары сугышка керә.
Беренче танк армиясенең 31 корпусы составында хезмәт итә.
1944 елны Сандомир шәһәрен азат иткәндә янган танк эчендә кала. Стрелок- радист Якупов Мөхтәсар дөрләп янган танк эченнән өстерәп алып чыга һәм госпитальга озата.
Ветеран истәлекләреннән:
“Миңа беренче танк армиясенең 31 нче корпусы составында шактый озын фронт юлларын узарга туры килде. Бу корпусның даны еракларга таралган иде. Батырлык өчен ул Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденнары белән бүләкләнде, Польшаның Сандомир юнәлешендә сугышларда аерылып торганы өчен аңа Висла исеме бирелде.
1944 елның эссе июль көннәре. Ә танкистларга аннан да эссерәк. Сандомир шәһәрен азат итү һөҗүменә керешер алдыннан безнең лейтенант Григорьев командалыгындагы экипажны уң як флангта сугышчан каравылда калдырдылар. Дошман шактый хәлсездәнәсә дә, аны тар-мар итү өчен күп көч, тәвәкәллек кирәк иде әле. Җитмәсә, бу плацдармда безнең төп көчләрне камап алу куркынычы туды.
Немецлар көч өстенә көч, техника өстенә техника кертеп тордылар. Ут өермәсе бер генә минутка да кимемәде. Безнең 4 кешелек Т-34 экипажы, 9 автоматчы-танк десанты белән бергә, берничә контратаканы кире какты. Снаряд, пулемет уты белән дошманның күпсанлы пехотасын кырып салды, бер “Тигр”ын юк итте. Шушы һөҗүмдә, безнең гаскәрләр плацдармны шактый киңәйтеп, немецларның чолгап алу планын өзделәр. Шулай итеп, Сандомир шәһәренә һөҗүм итү өчен уңай шартлар тудырылды.
Тик сугыш корбансыз булмый. Атакаларның берсендә дошман, фауст патрон белән атып, безнең танкны яндырды. Минем бөтен тән пуля ярчыклары белән яраланды, ут ялкыны бер як яңакны яндырып алды. Контузия алып, аңымны югалтканмын. Мине шунда стрелок-радистыбыз Мөхтәсәр Якупов дөрләп яна башлаган танктан өстерәп алып чыккан һәм госпитальга озаткан.
Плацдармда сугышта күрсәткән хезмәтләрем өчен мине хөкүмәтебез 1944 елның 2 августында икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләгән. Тик мин аны вакытында ала алмадым. Ул иясен нәкъ 40 елдан соң гына тапты.
Гомер уза. Әмма изгелек онытылмый, фронт юллары, сугышчан дуслар истән чыкмый. Мин дә гомерем өчен бурычлы сугышчан дустым, үлемнән коткаручым Мөхтәсәр Якуповны озак эзләдем. Тик аның турында да бик аз – бары Себер татары булуын, сугышка кадәр Иркутск ягында яшәгәнлеген белә идем. Җиңүнең 40 еллыгы якынлашкан көннәрдә Иркутск өлкәсенең 23 районы газетасына да бер үк эчтәлектәге 23 хат җибәрдем. Көннәрнең берсендә шушы өлкәнең Черемхово шәһәреннән хат килеп төште. Мөхтәсәр Якуповтан дигән сүзләргә күзләр ышанмады. Икенче хатта фоторәсемен сорап алдым. Шул көннән соң ике арада хатлар өзелмәде.
Тик күрешүләр генә насыйп булмады. Мөхтәсәр ага белән сугыштан соң зур бәхетсезлек булган, ике аягын да өздергән. Үземнең дә ерак юлга чыгарга йөрәк җитмәде. Күптән түгел сугышчан дустымның хатыны Әминә ападан үкенечле, күңелсез хәбәр алдым: Мөхтәсар ага июнь аенда дөнья куйган. Аның ерак еллар авазын китергән фоторәсеменә генә истәлек итеп карарга калды. Ә изгелек берчакта да үлми, онытылмый.
Барый Бәйрәмов – сугыш һәм хезмәт ветераны. 1989 ел”