Хәмбәл Хәбибуллинның әтисе Шәрифҗан Хәбибуллин 1941 елның 26 июнендә Ватан сугышына киткән. Һәм яраланып 1942 елда кайткан. 1943 елда кабат сугышка алынган. Яңадан 1945 елда II группа инвалид булып кайткан. 1953 елда вафат.
Хәмбәл абыйның сугыш еллары турында язганнарыннан:
“Әткәй сугыштан бер аягы гарипләнеп (2 см кыска һәм бөгелми иде) кайтты. Башта култык таяклары белән йөрде. Вакыт узгач, 3 ел дтгәндә таяксыз да йөри ала башлады. Шуңа да карамастан 1951 елны ул комбайнда да эшли башлады. Комбайнер буларак әткәйгә беренче эшләгән елында 380 кг икмәк бирделәр. Ул вакыттагы безнең шатлык әйтеп бетергесез иде. Мин боларны бик яхшы хәтерлим. Бәхетсезлеккә каршы, 1953 елны әткәебез вафат булды. Әнкәй 5 бала белән 45 яшендә тол калды. Ул вакытта апам Диләрәгә 16, ә миңа 13 яшь, иң кечкенә энекәшебез Нухка 2 яшь иде. Ничек итсә итте, үзенең тырышлыгы белән әнкәй безгә ятимлек күрсәтмәде. Җәй көннәрен ат көтүе көтеп үзем дә кул арасына керә башладым.
Бәхетсезлек үзе генә йөрми икән, әткәебез үлеп 3 ел дигәндә әнкәебез каты авырый башлады. Авыруы бер елга кадәр сузылды. Ул вакытта тракторда прицепщица булып эшләгәндә, Диләрә апабыз аягын ялгыш сабанга кыстырып ярты ел буена больница юлында йөрде. Шулай итеп без 4 малай өйдә торып калдык. Мәктәпне ташлап миңа апам урынына эшкә чыгарга туры килде. Тормыш өйрәтә икән: үзем ипи салып, аш пешереп, тамак туйдырып яшәдек. Эшкә киткәндә энеләремнең һәрберсенә: син су алып кайт, син ягарга куралар әзерлә, энегезне карагыз, елатмагыз дип эшләр кушып китә идем. Бала-чага бит, мин кайтуга бернәрсә дә эшләнмәгән була иде. Бераз энекәшләремне “тәрбияләп” алганнан соң, йөгерә – йөгерә су алып кайтып (чишмә км артык иде), ягарга әзерләп, аш пешереп ашый идек тә, йокларга яткач: “И балалар, сез гаепле түгел бит”, дип, кырыйларына утырып елый идем.
Хәмбәл абый Лениногорск шәһәренең нефть техникумын тәмамлап, техник-механик булып эшләгән. Хәзерге көндә лаеклы ялда, үзешчән сәнгать театрында спетакльләр куеп йөри.