1920 елның 17 августында Юлтимер авылында туган. 7 класс белемле. 1938 елдан “Кызыл буразна” колхозында эшли башлый. 1939 елның декабрендә армиягә алалар. Көнчыгыш Азия өлеше булган Забайкальеда (японнар тарафыннан басып алынгпн Кытай җире Маньчжурия чигендә) хезмәт итә. 1940 ел башында полкта кече командирлар әзерли торган җирдә 8 ай укытып сержант дәрәҗәсе биреп чыгаралар.
1941 нче елның 25 октябрендә Көнбатышка Ватан сугышына кайтаралар. Фронтка бару юлында дивизия өчен бик тә шатлыклы, бик тә данлыклы вакыйга була. 1941 елның 7 нче ноябрь көнне (Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәнгә 24 ел тулган көн) дивизия Куйбышев шәһәрендә сугышчан парадта катнаша. Бу парадны СССР Верховный Советы Президиумы председателе М.И.Калинин һәм Советлар Союзы Маршалы К.Е.Ворошилов кабул итәләр. Икенче көнне эшелоннарга төялер алдыннан зур митинг була. Калинин һәм Ворошилов үзләренең чыгышларында сугышчыларны һәм командирларны батырларча сугышырга, фашистларны илебездән куу өчен тырышырга, кирәк икән, тормышыңны да бирергә чакыралар.
Вологда шәһәреннән соң эшелонга бару тагын да кыенлаша. Юллар җимерек, самолетлар бертуктаусыз снаряд яудыра. Тиешле пунктка килеп җитү белән сугышка керәләр. Алты вак авылны алалар. Дошманның төп көчләре Тихвин шәһәрендә тупланган була. Шәһәрне штурмлау өчен әзерлек башлана. 7 ноябрьдә шәһәрне немецлар алган була. 3 нче һәм 4 нче армия берләшеп һөҗүм итеп, аларга каты удар ясый. 1-7 декабрьләрдә 65 нче укчы дивизия Тихвин шәһәренә якын килә. 8-9 декабрьдә көчле штурм белән шәһәр алына. Дошманнар 7 мең үле солдатын калдырып 120 км чигенә. Шулай итеп, Ленинградка керү юлы бераз ачыла.
Нуриахметов Хаҗи 1941 елның 8 декабрендә Тихвин урам сугышында каты яралана. Тихвин алына. Шәһәрнең 8 мең халкыннан 5 мең кешесе генә исән калган була.
1942 елның июнендә сугыштан кайткач, Каташ Каран мәктәбендә хәрби белем бирү буенча укыта (1947 елга кадәр).
1950 елдан Азалак авыл советы секретаре, 1959 елның 26 июненнән Нөркәй совхозында бухгалтер, 1975 елдан пенсиядә. 2 группа инвалид.
Орден Отечественной войны 1 степени
Орден Отечественной войны 2 степени.