Тимербаев Файзелхак Габделхак улы 1925 елның 4 февраленда Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Рангазар мәктәбендә җиде классны тәмамлаган. Яшүсмер еллары ат көтеп, җир сукалап, икмәк ташып үтә. 1943 елда Кызыл Армиягә алалар. Сугышта өч ел йөри. 1944 елның январендә аларның взводын Ленинград фронтына күчерәләр. Бу вакытта шәһәр чолганыштан коткарылган була.
Шул елның сентябрь аенда Эстониянең Эзель утравы тирәсендә аеруча каты сугышлар башлана. 1944 елның ноябрь айларында Эстония фашистлардан азат ителә. Сугыш беткәч тә, аңа тиз генә туган якларына кайтырга туры килми, армия сафларында хезмәт итүен дәвам итә. Туган авылына ул 1948 елда гына кайтып төшә. Күп кенә орден, медальләр белән бүләкләнгән батыр, гаярь йөрәкле, нык характерлы егет төрле җирләрдә хезмәт куя. Халыкка хезмәт күрсәтү комбинатында итек тегүче, 1955 елдан райкомда инструктор булып эшли. 1956-1957 елларда Рантамакта күмәк хуҗалык рәисе була. Күмәк хуҗалыкларны берләштерү нәтиҗәсендә Рантамактан китә һәм “Якты көн” колхозында бригадир булып эшли.
2002 елның 13 апрелендә Әлмәт авылында вафат була, шунда җирләнә.