Гөлсем Идрисова 1913 елда Иске Минзәләбаш авылында укымышлы гаиләдә туа. Озак еллар мәктәп мөдире, укытучы булып эшли.
Әлмәт авылында 1966 елга кадәр аерым китапханә булмаган. 1966 елда Усай авылында китапханә ябыла, аның китапларын укытучы Гөлсем апа кадерләп, ире белән трактор арбасына салып алып кайталар. Шул елны Гөлсем ханымны китапханәче итеп билгелиләр. Ире Баязитов Мөҗәһит белән клубның гримм бүлмәсенә шкафлар ясап, китапларны шунда урнаштырып, матурлап куялар.
Гөлсем апа 1968 елга кадәр эшләп , китапханә эшен эзгә сала. 1981 елда вафат булып Әлмәт авылы зиратында җирләнә.
