1925 елнын 11 декабрендә Сарманда туган. Туган авылында мәктәп бетергән. Сугышка киткәндә аңа 17 яңа тулган була. 1943 елның, 13 июнендә кичке сәгать 5тә районнан 21 кыз китәләр. Нәкыя башта Казанда оештырылган 37 нче зенит полкында пулеметчы булып хезмәт итә. 1943 елның декабреннән 1 нче Белоруссия фронты составында Смоленск юнәлешендәге сугышларда катнаша.
Сугышчан юлын Варшавада тәмамлый.Үзе кебек үк сугыш юлларын узган моряк Җәмилов Габделнәҗип белән гаилә кора, 4 бала тәрбияләп үстерә. Гомер буе мәктәптә, балалар бакчасында эшли. Буген дә ул алар арасында: очрашуларга килә, сугыш юлларын сөйли.
